“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә “Билогик чиста терлекчелек продукциясе җитештерү” программасы буенча зооветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары узды. Барысы 46 кеше укып чыкты.
Уку кысаларында эпизоотия һәм санитария иминлеген тәэмин итү, эре мөгезле терлекләрне карау һәм тукландыру, терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру, югары продуктивлы, беренче мәртәбә бозаулаучы сыерларны карау һәм аларны савуны оештыру, зоотехник һәм ветеринария чараларын уздыру мәсьәләләре каралды. Аерым игътибар авыл хуҗалыгы хайваннарындагы авыруларны профилактикалау һәм дәвалау ысулларына бирелде.
Курсларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “ТИПКА” ФДБМУ ректоры Николай Якушкин, «ТатНИИСХ» ФДБФУ, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессорлары һәм мөгаллимнәре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре чыгышлар ясадылар.