Бу елның февралендә Татарстанда савым сыерлары һәм кәҗәләре булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бер мәртәбә субсидия бирәләр.
«Татарстан Президенты тарафыннан савым сыерлары һәм кәҗәләре булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бер мәртәбә субсидия бирү турында карар кабул ителде. Бер сыеры булганнарга - 2 мең сум күләмендә субсидия, ике сыер тотучыларга – 3 мең, өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга 4 мең сум күләмендә субсидия бирргә дигән карар кабул ителде», – дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.
Аның сүзләренә караганда, бу максатлар өчен 360 млн. сум акча каралган шуннан 335 млн. сум хуҗалыкта сыерлар тотучыларга бирелә, ә калган сумма савыла торган кәҗәләр тотучыларга 1 кәҗәгә 1 мең сум исәбеннән биреләчәк.