Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашулар уздыралар. 11 гыйнвардан алып 31 гыйнварга кадәр мәктәпләрдә очрашуларда Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре булды.
Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар мәсьәләләр мәсьәләләре буенча консультанты Илдар Нигъмәтуллин шундый очрашуларның берсе турында сөйләде. Очрашуда булган укучылар саны 300ләп исәпләнә. Мәктәп укучыларына Казан дәүләт аграр университетында, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә белгечләр әзерләү юнәлешләре турында, уку барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән стипендияләр алу мөмкинлеге турында һәм АПКның яшь белгечләренә башка төрле дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат җиткерелде.