2018 елның 2- 4 мартында Екатеринбургта 2-4 мартта «Ekaterinburg Halal Expo 2018» III махсуслаштырылган хәләл-продукция һәм хезмәт күрсәтүләр күргәзмәсе узачак. Күргәзмә «СоюзПромЭкспо» һәм Чсердлов өлкәсенең Мөселманнар Диния Нәзарияте тарафыннан Свердлов өлкәсе Хөкүмәте һәм Урал сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә оештырыла.
«Ekaterinburg Halal Expo» күргәзмәсенең төп максаты – илдә сәламәт буын үстерүнең төп нигезе буларак, хәләл-индустриягә, конфессиональ продуктлар җитештерүгә һәм хезмәт күрсәтүләргә ярдәм итү. Форум эшлекле программага корылган, аның кысаларында конференцияләр, презентацияләр, түгәрәк өстәлләр һәм бизнес-консультацияләр булачак. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге чара бизнес, финанс, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендә кешеләрне берләштерү, тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу, фикер алышу урыны булачак.
Күргәзмәдә Татарстаннан, Башкортостаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Дагстаннан, Ингушетиядән, Хакасиядән, Чечен Республикасыннан һәм башка төбәкләрдән предприятиеләр катнаша. Күргәзмә берничә бүлектән тора: азык-төлек продуктлары, медицина, фармацевтика, туризм, мода һәм матурлык индустриясе, финанс һәм инвестицияләр, мәгълүмат технологияләре, күпләп-ваклап сату, логистика, халык кәсеп-һөнәрләре, зәркән әйберләре.
Күргәзмә турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://halal.souzpromexpo.ru.