Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Битаман” ҖЧҖ базасында терлекчелек продукциясе җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Семинар-киңәшмәдә районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
«Битаман» ҖЧҖендә 1575 эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 460 баш – савым сыеры. Хуҗалыкта һәркөнне В хозяйстве 10 тонналап сөт савыла, бер сыердан уртача көнлек савым 20 килограммнан артык.
Семинар-киңәшмә барышында анда катнашучылар «Битаман» ҖЧҖенең терлекчелек биналарында булдылар, аларда эре мөгезле терлекләрне тоту һәм тукландыру шартлары белән таныштылар, катнаш азык җитештерү цехын һәм сыерлар бозаулату бүлекчәсен карап чыктылар. Киңәшмәдә терлекләр санын арттыру мәсьәләләре, авырулардан профилактикалау һәм дәвалау ысуллары турында да фикер алыштылар.