Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узды. Аны Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының башкарма комитеты һәм башкалар оештырды.
Искәртеп узабыз, узган ел фестиваль «Яшьләр туристик вакыйгасы» номинациясендә иң яхшы дип танылды һәм Russian Event Awards милли премиясенә лаек булды. Премияне гамәлгә куючы - Геннадий Шаталов, ул быел да Мамадышта уздырылган әлеге матур чарада катнашты.
«Көн,чын кыш көне кебек, салкын булды. Мавыктыргыч ярышлар өчен бу бик мөһим. Узган ел мин аның ябылу вакытына гына килеп өлгергән идем, күп нәрсәне күрми калдым. Бүген исә үзем дә шуып карамакчы булам, командалар креатив һәм көчлеләр – барлык республика килгән, диярсең. Кеше шулкадәр күп булды. Мин ышанам ки, берничә елдан Бөтендөнья чана спорты федерациясе “SunnyФЕСТ“ фестивален, һичшиксез, үзенең дөньякүләм календарена кертәчәк», – дип, үз фикерләре белән бүлеште Геннадий Шаталов.
Ярышларда республиканың 12 районыннан 27 команда катнашты. Шарт буенча, катаншучылар үзләре эшләп килгән чаналарда, костюмнарда шуарга тиеш.
«Как по маслу!» номинациясендә (таудан иң тиз төшү) - 1 нче урынны «Легенда Тартарии» командасы (Питрәч районы) алды, 2 нче урында – «Ветерок» командасы, 3 нче урында – «Дракоша» (Чистай районы).
«Докатились!» номинациясендә (иң озын таудан төшү) - 1 нче урынны «Веселушки» командасы («Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ) алды, 2 чне урында – «Оба-на!» командасы (Чистай районы), 3 нче урында – «Феечки на саночках» командасы (Алексеевск районы).
«Где это видано» номинациясендә (иң оригиналь чаналар) - 1 нче урынны «Богатыри» командасы (Мамадыш районы) алды, 2 нче урында – «Безумный макс» командасы (Мамадыш районы), 3 нче урында – «МаксСтрой» командасы (Азнакай районы).
«Креатив!» номинациясендә (иң оригиналь презентация) - 1 нче урынны «Банщики» командасы (Мамадыш районы) алды, 2 нче урында – «Mifftah» командасы (Түбән Кама районы), 3 нче урында – «Загорелые» командасы (Зәй районы).
Фестивальгә 5 меңнән артык кеше җыелган иде. Килүчеләр этләр җигелгән чаналарда да шудылар, төрле тәм-томнан да авыз иттеләр, мавыктыргыч конкурсларда, мастер-классларда катнаштылар, сувенир продукциясе дә сатып алдылар һәм башка кызыктыргыч чараларда катнаштылар.