Россиядә хезмәт өчен түләүнең гомуми күләме 1 гыйнвардан 9489 сум була

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен хезмәткә сәләтле яшәү минимумына җиткерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 28 декабрендәге 421-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен айлык түләүнең минималь күләме 9489 сум күләмендә билгеләнә.

Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме тиешле бюджет акчалары, мәҗбүри медицина иминияте, бюджеттан тыш акчалар, шулай ук эшкуарлыктан алынган акчалар һәм башка керем китерә торган эшчәнлектән килә торган акчалар исәбеннән түләнә.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме дәрәҗәсеннән, ягъни 9489 сумнан кимрәк түләү өлешендә хезмәт законнарын бозган җитәкчеләр Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International