Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ТИПКА) базасында зооветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча укулар башланды

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында зооветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча “Биологик чиста терлекчелек продукциясе җитештерү” программасы кысаларында укулар башланды.

Уку барышында эпизоотия һәм санитария иминлеген тәэмин итү, эре мөгезле терлекләрне карау һәм тукландыру, терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру, югары продуктивлы, беренче мәртәбә бозаулаучы сыерларны карау һәм аларны савуны оештыру, зоотехник һәм ветеринария чараларын уздыру, хайваннар авыруларын профилактикалау һәм дәвалау мәсьәләләре каралачак.

Укырга килүчеләр алдында “ТИПКА” ФДБМУ, «ТатНИИСХ» ФДБФУ, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессорлары һәм мөгаллимнәре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре чыгышлар ясыйачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International