Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов: язгы кыр эшләренә 20 млрд. сумнан артык акча кирәк

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Атна азагында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләренә әзерлекнең барышы турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, быел чәчүне акча белән тэмин итү катлаулырак булачак. "Язгы кыр эшләрен уздыруга гына да 20 млрд. сумнан артык акча кирәк, ягъни 1 гектарга 7 мең сум тирәсе", - диде Марат Әхмәтов.

Ашлык белән шикәргә бәяләр төште, диде министр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, шикәр заводларының кереме 2016 елдагыга караганда 2 млрд. сумга кимрәк булган. Ә шикәр комының бер килосы 2016 елда 37 сум торса, 2017 елда 25 сумга кадәр төшкән.

"Хуҗалыклар чәчү эшләренә җитәрлек аванслый алмаячаклар, - диде Марат Әхмәтов. - Шикәр чөгендеренә бәяләр төшү аркасында хуҗалыклар шактый акча югалта. Бу чәчү эшләренә әзерләнү һәм аларны уздыру сыйфатына тискәре тәэсир итәчәк".

Моннан тыш, сөткә бәяләр төшү дә авыл хуҗалыгы предприятиеләрен авыр хәлгә куя, дип саный министр.

Чәчү эшләренә кирәк булган 20 млрд. сумнан 7,5 млрд. сум минераль ашламаларга кирәк, 1,3 млрд. сум – орлыкка, ягулык һәм техниканы төзекләндерүгә – 5 млрд. сум, эш хакын түләүгә - 1,6 млрд. сум, башка чыгымнарга - 3 млрд. сум чамасы.

Гомумән алганда, август урталарына кадәр кыр эшләренә 26 млрд. сумнан артык акча кирәк булачак, диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры. Бер өлешен бюджет тәэмин итә, ә 15 млрд. сум чамасын банклардан кыска вакытлы кредитлар белән каплыйсы була.

«2017 елда эшли башлаган ташламалы кредитлау механизмы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен зур ярдәм булды, – диде Марат Әхмәтов. – Узган ел вәкаләтле банклар 147 кредит шартнамәсе төзеделәр, заемщиклар 13 млрд. сумнан артык кыска сроклы ташламалы кредитлар алдылар, 50 инвестиция кредиты – 7,8 млрд. сумга».

Әмма районнар кредитлар алу мөмкинлегеннән төрлечә файдаландылар. Ташламалы кредитлар алуда 12 район активлык күрсәтте, 7 район бөтенләө моннан файдаланмадылар. Алынган кредитлар күләменең 90%ы республика инвесторларына туры килә, диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Быел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең ташламалы кредит алу теләге зур, бу программада катнашучылар саны да күбрәк булачак, диде Марат Әхмәтов.

Республикада кыска сроклы ташламалы кредитлар бирү өчен субсидияләр лимиты 1 млрд. сумнан артыграк билгеләнде, бу 11 млрд. сум кредит алырга мөмкинлек бирәчәк, әмма ул акчалар чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен җитмәячәк. Субсидияләү шартлары буенча, субсияләрнең гомуми суммасыннан кимендә 20%ы кече хуҗалыкларга җибәрелергә тиеш.

Вәкаләтле банклар 2018 елның 25 гыйнварына кадәр 9,4 млрд. сумлык 192 заявканы килештереп, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрергә тиешләр.

«Банкларның активлыгы да төрлечә, – диде Марат Әхмәтов. - Безнең төп партнер - Россельхозбанк - 5,9 млрд. сумга заявка бирде инде (барлык заявкалар суммасыннан 63%), 1,7 млрд. сум – (18%) ВТБ банкында, 1 млрд. сум (11%) – Саклык банкында».

Ташламалы кредитлау чәчү кампаниясен тәэмин итүдә төп финанс ресурсы булып тора, дип, йомгак ясады Марат Әхмәтов, һәм чәчү эшләренең нәтиҗәлелеге авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең активлыгына да шактый бәйле, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International