«Агрокөч” холдингының сөт заводы 2018 елның мартында «хәләл» маркасы белән сөт продукциясе чыгара башлый. «Хәләл” линейкасы сөт чыгарудан башлана. Татарстан халкы аны беренчеләрдән булып куллана башлый, ә соңрак ассортимент та, продукция сатыла торган төбәкләр дә артачак.
«Без “хәләл” продукциянең бүгенге җәмгыятьтә тренд булачагына һәм аның динилек кысаларында гына калмаячагына күптән игътибар бирә идек инде. «Хәләл” сертификациясе продукциянең сыйфатына аерым игътибар бирүне күздә тота, моның өчен тиешле чималны җентекләп сайлап алырга кирәк. Безнең 2018 елгы планда – «Агрокөч» АҖенең сөт җитештерү комплексында сөт заводын модернизацияләү һәм продукция линейкасын киңәйтү», – дип сөйләде «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.
Бүген «Агрокөч-Сөт» предприятиесендә натураль сөттән 102 төр продукт җитештерелә. Сөт Тукай, Зәй, Сарман һәм республиканың башка районнарыннан килә. Чыгарыла торган продукциягә дә, килә торган чималга да заводның 3 лабораториясе контроль уздыра. Предприятиенең җитештерү куәте бүген тәүлеккә 210 тонна тәшкил итә, әзер продукция буенча – 125 тонна. 2028 елга «Агрокөч-Сөт» тәүлеклек җитештерү куәтен 800 тонна җиткерүне планлаштыра, моның белән ул сөт базарында Татарстанда гына түгел, ә бөтен Идел буенда лидерлыкка чыгачак.