Бүген Казан кооператив институтында Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең хисап-сайлау җыелышы узды. Анда 2017 елда башкарылган эшләргә йомгаклар ясалды һәм 2018 елгв бурычлар куелды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Үзәк берлеге идарәсе рәисенең икътисадый иминлек мәсьәләләре буенча урынбасары Олег Белоусов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков, Татарстан Республикасы Кулланучылр оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ведомстволар, кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов районнарның кулланучылар җәмгыятьләре продукциясен карап чыкты, аннары җыелышны ачты.
Төт нотык белән Татарстан Республикасы Кулланучылр оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов чыгыш ясады.
Ул республика буенча кулланучылар җәмгыятьләренең 2017 елдагы эшләре турында сөйләде. Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге үз эшен 2016-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучывлар кооперациясен үстерү концепциясе һәм Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы идарәсе, Татпотребсоюз идарәсе арасында социально-икътисадый хезмәттәшлек турында килешү нигезендә алып бара, ул Килешү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов һәм Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов тарафыннан 2017 елның апрелендә имзаланган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районнарның кулланучылар җәмгыятьләре җитәкчеләрен берничә еллык эшкә тирән анализ ясарга тәкъдим итте. Ул кулланучылар кооперациясенең халык өчен кирәк булуына басым ясады.
Җыелыш азагында алдынгыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән һәм башка бүләкләр белән бүләкләделәр.