Бүген Казанда «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Вагиз Минһаҗев, учреждениенең байон бүлекләре башлыклары катнашты.
Чарада нотыклар белән «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесенең орлыкчылык буенча урынбасары Рафис Хәбибуллин, үсемлекләрне яклау буенча урынбасары Елена Прищепенко һәм бюджеттан тыш эшчәнлек буенча урынбасары Галина Полях чыгышлар ясадылар. Алар ведомствоның узган елгы эшенә йомлаклар турында сөйләделәр һәм 2018 елга бурычлар турында әйттеләр.
Аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады. Ул катнашучыларны үсемлекчелекчелек тармагының 2017 елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Исегезгә төшнрәбез, узган ел Татарстанда 5,2 млн. тоннадан артык ашлык җыелды, 3 млн. тоннадан артык – шикәр чөгендере, 1,5 млн. тоннага якын – бәрәңге, 400 мең тоннадан артык – яшелчә. овощей. Илдус Габдрахманов, бу күрсәткечләргә ирешүдә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстандагы филиалының да өлеше зур, дип билгеләп үтте. Министр урынбасары учреждение хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә уңышлар теләде.
Киңәшмә азагында ведомствоның эшләрендә аеруча тырышлык күрсәткән хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар. Алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.