Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының “Дубрава” агрофирмасы” ҖЧҖенең 3 нче филиалы базасында терлекчелек тармагының узган елгы эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Фикер алышуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс» холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры урынбасары Камил Галиев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинар-киңәшмә барышында терлекчелек тармагының 2017 елгы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2018 елга бурычлар куелды, терлекчелек продукциясенең нәтиҗәлелеген арттыру, эре мөгезле терлекләрне карау, ветеринария-санитария чараларын башкару мәсьәләләре каралды. Хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләр шулай ук Хуҗа Хәсән авылында терлекчелек фермаларын карап чыктылар һәм сөт ташлаган сыерларны һәм савым сыерларын карау һәм аларны тукландыру шартлары белән таныштылар.