Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы 2017 елда АПК предприятиеләрен кредитлау өлешен арттырды

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

2017 ел йомгаклары буенча Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы 2017 елда агросәнәгать комплексы комплексына ярдәм итүгә 10,5 млрд. сум акча җибәрде, бу 2016 елдагыдан 12%ка күбрәк. 5,5 млрд. сум – үсемлекчелек предприятиеләренә, 0,5 млрд. сум – азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренә, 3 млрд. сум – терлекчелек өлкәсенә җибәрелде. Кредит акчаларының барлык суммасыннан 1,7 млрд. сум инвестиция максатларына җибәрелде.

Төбәктә АПК предприятиеләрен кредитлау базарында банк өлеше 2018 елның 1 гыйнварына 41% тәшкмил итә, бу узган елгы күрсәткечтән 8%ка күбрәк.

Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы аграрийларны ташламалы кредитлау механизмында төп катнашучы һәм бу программа буенча акчалар белән төп тәэмин итүче булып санала. Механизм кысаларында финанслауга 7,4 млрд. сум акча бирелгән, сезонлы эшләрне башкаруга 5,9 млрд. сум бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International