Н.Э. Бауман ис. КДВМА студентлары республика предприятиеләрендә диплом алдының практикасын узалар

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Диплом алдының практикасын узу – югары уку йортын тәмамлап чыгар алдыннан һәм квалификацияле белгеч булып җитешүдә студентлар өчен югары уку йорты программасының аерылгысыз өлеше һәм мөһим баскычы булып тора. Бүгенге көндә республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең «Зоотехния» белгечлегенә юллама буенча укучы студентлары шундый практиканы узалар. Булачак белгечләр Кукмара районының Вахитов ис. АХҖКында, Әтнә районының “Ленин ис. нәсел заводы” АХҖКында, Балтач районының “Татарстан” АХПендә, «Кызыл Юл» АХҖКында, Әтнә районының «Шахтер» ҖЧҖендә, Саба райоының «Саба» ҖЧҖендә, «Мөхәммәтшин З.З.» КФХсында, Биектау районының «Бөреле» ЯАҖендә, «Татарстан» АФ” ҖЧҖендә, Арча районының «Возрождение» (“Яңарыш”) агрофирмасы” ҖЧҖендә, «Кырлай» АФ” ҖЧҖендә, «Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖенең Зеленодольск филиалында, Тукай районының «Камский Бекон» ҖЧҖендә һәм республиканың башка хуҗалыкларында эшлиләр.

Югары уку йортының шулай ук «Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе” белгечлегенә юллама буенча укучы студентлары да практика узалар. Алар «Казан икмәк заводы № 3» ААҖ, «Казан” агросәнәгать паркы» АҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Икмәк-кондитерлык комбинаты» АҖ, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «Рамай» ФХ” ҖЧҖ, Биектау районының «Касымовский» (“Касыймов”) сөт комбинаты һәм «Балтач май-сөт комбинаты» ҖЧҖ эшләре белән танышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International