Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең уртак йомгаклау утырышы узды. Киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Мария Новикова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәнәгате комитеты рәисе Тахһр Һадеи, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Нотыклар белән Федераль ветеринария һәм санитария хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгышлар ясадылар. Алар ведомстволарның 2017 елгы эшләренә йомгаклар ясадылар һәм 2018 елга бурычлар билгеләделәр.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Мария Новикова ведомстволар эшенә уңай бәя бирде.
Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. «Бу структуралар белән без һәркөнне тыныз мөнәсәбәттә эшлибез һәм, әлбәттә, авыл хуҗалыгында быел ирешелгән уңышлар бергәләп эшләү нәтиҗәсе дип әйтергә кирәк», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Киңәшмә азагында ведомстволарның аеруча тырышлык күрсәткән хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомстволар бүләкләре тапшырылды.