Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләре чикләренә кадәр керү юлларын ремонтлау һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы белгечләре һәм башкалар катнашты.
Фикер алышканнан соң министрлыкларда һәм җирле үзидарә органнарында бакчачылык ширкәтләре белән, Татарстанның Бакчачылар берлеге һәм “Бакчачы йорты – гаилә терәге” партия проектының иҗттмагый советы белән хезмәттәшлек итүдә җаваплы затларны билгеләү зарурлыгы турында карар кабул ителде.