«SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивалендә катнашуга 20дән артык команда заявка бирде

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

2018 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак. Әлеге чараны “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» ТИО, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының башкарма комитеты һәм башкалар оештыра.

Бәйрәм программасында – үзешчән ясалган иң креатив чаналарга, костюмнарга, таудан иң тиз һәм ерак төшүгә конкурслар каралган. Чарада катнашучылар чаналар музеенда, халык кәсепләре күргәзмәсендә була, төрле мастер-классларда катнаша алалар.

Фестивальдә катнашуга 20дән артык команда заявка бирде. Приз фонды составляет 110 мең сум тдәшкил итә. Командалар үзләре ясаган оригиналь чаналар алып килергә, аларның презентациясен үткәрергә һәм таудан шуып күрсәтергә тиеш булалар.

Чара түбәндәге адрес буенча уздырыла:

Мамадыш шәһәре, Совет һәм Гагарин урамнары киселеше. Башлану вакыты: 13:00 сәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International