Марат Әхмәтов Чирмешән районында булып кайтты

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Ирмешән районына эш сәфәре кылып кайтты. Районда аның белән бергә район башлыгы  Фердинат Дәүләтшин һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы  Мирзаһит Гатин йөрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы башта Якты Тау поселыгында  «Авыл кибете” программасы кысаларында  төзелгән блок-модуль кибетен ачу тантанасында катнашты.  магазина в поселке Якты-Тау. Аның мәйданы 50 кв. м. Һәм аны Иске Һади авылыннан Кадрия Камалова арендалый.

Аннары Лашманка авылында “Чирмешән” АХҖКында булды. Монда ул терлек сую   цехын карады.

Шуннан соң Марат Әхмәтов  «Био-Агро» ҖЧҖ,  «Чирмешәнагро» ҖЧҖенең эшләре белән танышты, бу хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре беләзн очрашты.  «Татарстанда тармак программалары аз түгел һәм сезнең районда да  шул программаларда катнашучы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре бар. Соңгы вакытта  районда  авыл хуҗалыгы тармагында уңай үзгәрешләр шактый күзәтелә, – диде Марат Әхмәтов. – Үсемлекчелек тармагында да үзгәрешләр күп».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International