Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Электрон ярминкә” проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада «Республика мәгълүмат- исәпләү үзәге» АҖ генераль директоры Дмитрий Холопов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Анатолий Никитин чыгыш ясадылар.
«Мондый интернет-ресурс зарурлыгы күптән бар инде. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча “Электрон ярминкә” төзергә кирәк дип хәл ителде, – диде Анатолий Никитин. – Әлеге проект авыл хуҗалыгы продукциясен сатучыларны һәм сатып алучыларны берләштерә. Ул узган елның декабрендә эшли башлады. Бүгенге көнгә бу системада республиканың 200дән артык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчесе теркәлгән”.
Аның сүзләренә караганда, әлеге интернет-мәйданчык, өйдән чыкмыйча гына, тиешле продукцияне эзләп табарга һәм бәяләрен чагыштырып карарга ярдәм итәчәк. Шулай ук бу сайтта кулланучылар сатып алынган продукция турында үз фикерләрен калдыра алалар.
«Электрон ярминкә» проекты турында тулырак итеп «РИВЦ» АҖ генераль директоры Дмитрий Холопов сөйләде. «Бүгенге көндә сайтта 217 авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчесе теркәлгән. Алар арасында күпчелеге крестьян-фермер хуҗалыклары һәм зур булмаган авыл хуҗалыгы предприятиеләре. Әлбәттә, алар белән рәттән шәхси хуҗалык тотучылар да үз продукциясен тәкъдим итә ала, – диде ул. – Мәйданчыкта 140 төрле товар бар. Сайтка керү өчен теләсә нинди эзләү системасындагы адрес юлында “ярмарка16.рф” яисә “электронная ярмарка” дип язарга кирәк».
Дмитрий Холопов «Электрон ярминкә» интернет-мәйданчыгында эшләү принцибын мисал үрнәгендә күрсәтте. Мәсәлән, «Поиск» (“Эзләү”) бүлегендә сайтка керүче тиешле продукциянең исемен күрсәтә, шуннан соң Татарстан Республикасы картасында тиешле товарны җитештерүчеләрнең тәкъдимнәре чыга. Һәр сатучы «предприятие паспортын» тутыра, ягъни оешманың исемен, урнашкан урынын, элемтә өчен белешмәләр, әлбәттә инде, продукциянең бәясен күрсәтә. Шулай ук, теләге булса, сатучы авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданын, терлекләрнең баш санын, товар сатыла торган урыннарны күрсәтә һәм продукцияне җитештерү процессының фотосын, сканерланган документларны куя ала. «Продукцияне сайлагач, сатып алучы сатучы белән элемтәгә керә һәм алар тиешле продукцияне алу-сату һәм аны сатып алу ысуллары – килеп алу, китереп бирү – турында килешәләр», – дигән мәгълүмат бирде Дмитрий Холопов.
Интернет-мәйданчык аерым сатып алучылар өчен дә, күпләп сатып алучылар өчен дә эшлиячәк, диде Дмитрий Холопов. «Без сервисны мөмкин кадәр гадирәк итәргә тырышабыз, керүчеләргә теркәлергә кирәкми, ә продукция җитештерүчеләр өчен ул түләүсез», – диде ул.