Министрлыкта 2018 елда Татарстан Республикасы территориясендә АПК тармакларын ташламалы кредитлау мәсьәләлсе буенча видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә узды

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы территориясендә 2018 елда АПК тармакларын 5%лы ташлама белән кредитлау мәсьәләлсе буенча видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук министр урынбасары Илдус Габдрахманов, районнардгы банкларның вәкаләтле вәкилләре, муниципаль районнар башлыклары урынбасарлары һәм башкалар катнашты.

2017 елда республикада ташламалы кредитлау йомгаклары турындагы нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Хәбипов Ришат Рәшит улы чыгыш ясады. «Республика ташламалы кредитлауга 1024,31 млн. сум күләмендә бирелгән субсидияләр лимитын үзләштерергә әзер, бу кыска вакытка 15 млрд. сумнан артык кредит ресурсларын алырга мөмкинлек бирәчәк. Кредитлар язгы кыр эшләренә, ягулык-майлау материаллары, ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары, орлыклар, запас частьләр сатып алуга тотылачак. 22 гыйнвардан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы банклардан заявкалар кабул итә башлаячак”, - диде министр урынбасары.

Киңәшмә азагында Ришат Хәбипов, вәкаләтле банклар белән хезмәттәшлек итүне оештырыга кирәк, диде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына потенциаль заёмщиклар турында мәгълүмат бирергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International