Россельхозбанк cезонлы кыр эшләре өчен кредитны 30%ка арттырган

2011 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Россельхозбанкның ел башыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә сезонлы кыр эшләре өчен биргән кредиты 130 миллиард сумнан артып китә. Бу сан узган ел белән чагыштырганда 28,7%ны тәшкил итә.

2001 нче елның ноябрь башына 14 мең гариза каралган. Ә кредитларның гомуми күләме - 130,4 миллиард сум. Шуларның 92,6 миллиарды беренче яртыеллыкта бирелгән.

Икенче яртыеллыкта актив рәвештә кредитлар бирү сентябрьгә туры килгә, чөнки бу чорда сезонлы кыр эшләре башкарыла. Бу айда банк аграрийларга 12,8 миллиард сум кредит биргән. Ә июль, август айларында әлеге сан 9,5 миллиард сумны тәшкил итә.

Бирелгән кредитларның яртысыннан күбрәге (50,3%) - комплекслы кредитлар. Әлеге акчага авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре техника өчен ягулык-майлау материаллары, запас частьләр, орлык, ашламалар ала.

Кредитның бер өлеше (15%) терлекчелек предпрятияләренә терлек азыгы, санитария чаралары, препаратлар алу өчен бирелгән.

Үсемлекчелек оешмалары кредитны орлык, ашлама һәм үсемлекләрне саклау чаралары алу өчен куллана. Быел аның күләме 6,8%ны тәшкил итә.

Ел ахырына барлык бирелгән кредитларың күләме 140 млрд. сумнан артып китәр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International