Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында “Аксубай” агрофирмасының сөт-товар фермалары арасында бүгенге көнгә иң нәтиҗәле эшли торганы – Түбән Савруш авылындагы «Чирмешән» бүлекчәсе.
Монда авыл кешеләре эшли. Ферма хезмәткәрләре коллективы үзенең бердәм булуы, сөт җитештерүдә югары күрсәткечләргә омтылуы белән аерылып тора.
Бүгенге көндә ирешкән барлык уңышлар – «Аксубай” агрофирмасының Олег Мельников җитәкчелегендәге “Чирмешән” бүлекчәсе коллективының максатчан юнәлештә тырышып эшләү нәтиҗәсе. Соңгы елларда бозаулар тоту өчен дә яхшы шартлар тудырылды, технологик процесслар автоматлаштырылды. Терлекчеләр эшен дөрес оештыру терлекчелек объектында тәртип урнаштыруга, продукция җитештерүдә тотрыклылык булдыруга ярдәм итә.
«Без җитештерүне оештыру, терлек азыгын яхшырту, югары күрсәткечләргә ирешү юнәлешендә шактый күп эшләдек», – дип сөйләде “Чирмешән” бүлекчәсе зоотехнигы Анжела Мельникова.
Фермада 400дән артык савым сыеры бар. Бу көннәрдә тулаем савым 4700 килограммнан артык тәшкил итә. Күрсәткечләр үсә, бүген сөт узган айга караганда 300 килограммга күбрәк савыла, ике айлык сөт – ярты тоннага. Түбән Савруш авылы сыер савучылары гыйнвар аенда узган елның шушы чорына караганда ике мәртәбә күбрәк сөт савалар.
«Биредә бар нәрсә бер-берсенә бәйләнгән: терлекләрне яхшы карау, сыйфатлы, туклыклы азык белән тукландыру – нәтиҗәдә савым арта – терлекчеләрнең хезмәт хакы арта. Фермада тәҗрибәле терлекчеләр эшли, алар үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен беләләр. Фермада – яшь терлекләрнең сакланышы югары дәрәҗәдә. Сыерларны бозаулату, бозауларны эчерү эше дә тиешле дәрәҗәдә тора, бозаулар авыруларын профилактикалау буенча барлык зооветеринария чаралары үтәлә. Һәр хезмәткәрне коллектив эшенең нәтиҗәсе кызыксындыра. Менә шуннан инде нәтиҗәләр чыга», - диде “Аксубай” АФының “Чирмешән” бүлекчәсе җитәкчесе Олег Мельников.