Казан дәүләт аграр университетында инженер хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары уза

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

15 гыйнварда “КДАУ” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Механизация һәм техник сервис институты базасында “Машина-трактор паркыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру” программасы буенча инженер хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары ачылды.

Укулар өч этапта узачак: 15-19 гыйнвар, 22 - 26 гыйнвар, 29 - 2 февраль.

Курсларның максаты – хуҗалыкның машина-трактор паркыннан фадалануның нәтиҗәлелеген арттыру өчен кирәкле һөнәри компетенцияләрне сыйфатлы үзгәртү.

Курсларга Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрен механикалаштыру буенча консультантлар, хуҗалыклар һәм агрофирмалар инженерлары килә.

Программаны үзләштергәннән катнашучылар авыл хуҗалыгы машиналарын, терлекчелек җайланмаларын көйләү һәм алардан нәтиҗәле файдалану буенча белемнәрен һәм осталыкларын ныгытачаклар, аларга техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча күнекмәләр алалар, шулай ук заманча инновацион техника белән һәм аларны файдалануга кертүнең нәтиҗәлелеге белән танышачаклар. Моннан тыш, уку программасында импортны алыштыра торган майларны һәм запас частьләрне, норматив-техник документацияне, авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда һәм авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдаланганда хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен өйрәнү, инженер эшендә интернеттан файдалануны өйрәнү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International