Алексеевский районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узачак

2011 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бу атнада Алексеевский районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узачак. Чарага быел терлекчелектә, үсемлекчелектә, умартачылыкта, шулай ук авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә югары күрсәткечләр биргән 300 хезмәт алдынгысы – фермерлар, гаилә фермалары башлыклары, шәхси хуҗалыклар җитәкчеләре һ.б. чакырылган. Слетка күрше районнардан кунаклар да киләчәк.

Рәсми тантанада алдынгыларны район хакимияте башлыгы Владимир Козонков котлаячак. Иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә бүләкләр һәм премияләр каралган. Соңыннан Казаннан чакырылган сәнгать осталары уңганнар хөрмәтенә чыгыш ясаячак.

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International