Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында «Алексеевский» халык предприятиесенең яңа терлекчелек базасында хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар-киңәшмә узды.
Чарада Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Катнашучылар семинар-киңәшмә барышында терлекчелек комплексын карап чыктылар.
Бу комплекс ел ярым элек кенә төзелгән. Шул вакыт эчендә «Алексеевский» халык предприятиесе хуҗалыгында башка объектлар да барлыкка килде: заманча ремонтлау остаханәсе, яңа ашлыксаклагыч, уңайлы административ бина, ашханә белән. Авыл хуҗалыгы техникасы сатып алына, белгечләр өчен торак төзелә.
Очрашу барышында район башлыгы Владимир Козонков «Алексеевский» халык предприятиесенең эшендә уңай алга китеш булуын билгеләп узды: «Монда уңыш алу буенча да, шулай сөт җитештерүдә дә зур резервлар бар. Элегрәк безне хуҗалыкта терлекләрнең баш санын саклап калу һәм чәчү, урып-җыю эшләрен вакытында һәм сыйфатлы уздыру мәсьәләләре борчыган булса, хәзер алар хәл ителгән дип санала, һәм без инде яңа технологияләр һәм перспективалар турында сөйләшәбез».
Семинар-киңәшмә азагында хезмәткәрләрне «Алексеевский» халык предприятиесенең яңа җитәкчесе – Станислав Скрипачев белән таныштырдылар.