Казан базарларында ярминкәләр дәвам итә

2011 елның 5 ноябре, шимбә

Бүген башкала базарларында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Мәскәү һәм Чехов базарындагы ярмикәнең барышы белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйр Нуртдинов танышты.

Мәскәү базарындагы ярминкәдә - Мамадыш һәм Балтач районы, Чехов базарында исә Нурлат һәм Саба районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арзан бәядән үз товарларын тәкъдим итте.

Гомумән алганда, сатуга 294,5 тонна бәрәңге, 203,4 тонна яшелчә, 57,5 тонна ит ризыклары,145 тонна шикәр комы, 49,1 тонна сөт чыгарылды.

Халыкта сыер итенә, карабодай, йомырка, бәрәңге, сөт, сырга сорау зур булган.

Ярминкәләрдә бозау итен килограмы 200-210 сумнан, сарык итен – 200 сумнан, бәрәңге – 6-8 сумнан, кәбестә, суган – 4-10 сумнан, карабодай - 40 сумнан, сөтне литры 18 сумнан сатып алырга мөмкин иде.

Казан базарларына барлыгы 502 машинага төяп, 33 миллион сумлык продукция китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International