Татарстан Республикасы Сарман районында алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында 2017 елда уңышка ирешкән терлекчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, нәсел эше бүлеге башлыгы Дамирә Ханнанова бирделәр.

«Шундый хезмәт ярышы — хезмәткәрләр өчен менә дигән стимул», – диде район башлыгы Фәрит Хөснуллин.

Иң күп сертификатларны “Җәлил” агрофирмасы хезмәтчәннәре алды - 121 сертификат. Шундый ук 119 сертификат «Сарман» агрофирмасы алдынгыларына бирелде, 84 - «Нөркәй» агрофирмасы хезмәткәрләренә. Декабрьдә машина белән сыер саву буенча иң яхшылар дип түбәндәгеләр танылды: «Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк бүлекчәсеннән Кәримә Кәрәмова (терлекчелек комплекслары арасында) һәм “Җәлил” агрофирмасының Ләшәү-Тамак бүлекчәсеннән Тәсмия Назарова (сөт-товар фермалары арасында). «Иң яхшы терлекче» номинациясендә җиңүче булып Рубис Ситдиков танылды (“Җәлил” агрофирмасының Ләшәү-Тамак бүлекчәсеннән), «Иң яхшы бозау караучы» номинациясендә җиңүче – Ленар Нигъмәтҗанов («Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк бүлекчәсеннән), «Бозаулар үстерү юнәлешендә иң яхшы терлекче» номинациясендә җиңүче – Альберт Никоноров («Нөркәй агрофирмасының Юлтимер бүлекчәсеннән) «Ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы технолог” номинациясендә җиңүче – Людмила Гимадиева (“Җәлил” агрофирмасының Ләшәү-Тамак бүлекчәсеннән), «Иң яхшы лаборант» номинациясендә җиңүче – Әлфия Гайнетдинова («Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк бүлекчәсеннән).

Дүртенче квартал йомгаклары буенча «Сөт-товар комплексы башлыгы» номинациясендә җиңүче булып Илфак Нуриәхмәтов танылды («Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк бүлекчәсеннән), «Сөт-товар фермасы мөдире” номинациясендә җиңүче - Рамил Шәйдуллин (“Җәлил” агрофирмасының Ләшәү-Тамак бүлекчәсеннән), «Бозаулар үстерү юнәлешендә иң яхшы ферма мөдире» номинациясендә җиңүче булып Салават Габидуллин танылды («Сарман» агрофирмасының Чукмарлы бүлекчәсеннән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International