Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Ямбакты авылында оешмалар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар-киңәшмә узды. Анда җирле үзидарә органнарының узган елгы эшләренә йомгаклар тыңланды һәм 2018 елга планнар билгеләнде.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар шулай ук авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, авыл хуҗалыгы тармагына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар, авыл җирлекләре бюджетларының үтәлешенә йомгак ясадылар һәм авыл кешеләре өчен мөһим булган башка мәсьәләләрне карадылар.