Башкалабыз халкы һәм кунаклары "Игенчеләр сарае янында Раштуа бәйрәме"ндә булдылар. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Олег Земсков, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФБДУ директоры Марс Хисмәтуллин, «Росссельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Вагиз Минһаҗев, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, "Татагрохим" ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин, “РАЦИН” АҖ директоры урынбасары Әнвәр Мәүләнов, Министрлыкның бүлек башлыклары һәм белгечләре катнашты.
Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, «РАЦИН» АҖ, "Татмелиорация" ТК” ААҖ, "Татагрохим" ААҖ, «Росссельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе, “РАЦИН” АҖ һәм башкалар оештырды.
Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры барлык мәйданчыкларны карап чыкты, тәмле-томлы ризыклардан авыз итте, районнардан килгән авыл хуҗалыгы предпритиеләре вәкилләре белән аралашты.
Балалар һәм олылыр өчен төрле конкурслар, биюле-җырлы, анимацион программа әзерләнгән иде.
Бәйрәмгә үз продукцияләрен Питрәч, Саба, Биектау, Кукмара, Зеленодольск, Арча һәм республиканың башка муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре алып килгән.
Чара азагында лотерея уйнатылды, катнашучылар төрле яңа ел бүләкләренә ия булдылар.