Үткән тәүлектә һәр сыердан 12,1 кг сөт алынган

2011 елның 1 ноябре, сишәмбе

2011 нче елның 1 нче ноябренә алынган мәгълүматлар буенча, республикада узган тәүлектә 2973,3 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Әлки районы беренче урында. Биредә тәүлегенә 168,3 тонна сөт савылган.

Бер сыердан тәүлегенә уртача 12,1 кг сөт алынган. Саба районында савым бер сыерга 15,2 кг, Актанышта – 15,1 кг, Әлкидә – 14,6 кг, Әтнәдә – 14,2 кг тәшкил итә. Тәтеш, Лениногорск, Азнакай, Лаеш районы терлекчеләренә тәүлеклек савымны яхшыртырга кирәк.

Узган ел белән чагыштырганда Актаныш, Саба, Кукмара һәм башка район хуҗалыкларында гомуми савым күләме арткан. Шундый ук шартларда эшләгән Питрәч, Бөгелмә, Спас районнарында, киресенчә, түбән күрсәткечләр күзәтелә.

2011 нче елның 31 нче октябренә алынган мәгълүматлар буенча, инвесторлар арасында ООО Рәхимов исемендәге хуҗалык, ООО «Агроразвитие», ООО «Нефтихимагропром» алда бара. Мәсәлән, Рәхимов исемендәге хуҗалыкта савым бер сыерга 15,2 кг тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International