Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Аксу Агро» ҖЧҖенең «Мюд» бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре дәвам итә. Механизаторларга эретеп ябыштыручылар Ринат Ханиев һәм токарь Анатолий Наумов зур ярдәм итәләр. Ринат Ханиевның авыл хуҗалыгыгы эш стажы җиде ел. Ул үз эшенә бик җаваплы карый һәм авыл хуҗалыгы техникасының бөтен нечкәлекләрен белә. Анатолий Наумов – берничә дистә еллар эшли инде, ул авыл хуҗалыгы җитештерүендә ветеран.
«Ремонтчылар бик әйбәт эшлиләр, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятияесе агрономы Фәргать Сәмигулов. – Агрофирма җитәкчелеге Ринат Ханиевка зур өметләр баглый. Анатолий Наумов – авыл хуҗалыгы предприятияесендә иө хөрмәтле кешеләрнең берсе. Ул үз һөнәренә нык бирелгән белгеч. Хәтта ял көннәрендә дә эшкә чыга».