Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Яңа 2018 ел белән котлавы

2017 елның 31 декабре, якшәмбе

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе исеменнән һәм шәхсән үзем сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2018 ел белән котлыйм!

Бу ел авыл хезмәтчәннәре өчен аеруча үзенчәлекле ел булды. Без барлык категориядәге хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләмен 260,4 млрд. сумга кадәр җиткерә алдык, 2016 ел белән чагыштырганда үсеш 5,1% тәшкил итә, шулай итеп, без Министрлык коллегиясенең агымдагы елның февралендә үткәрелгән киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан бирелгән йөкләмәне үтәүгә ирешә алдык.

Урып-җыю кампаниясе чорындагы кыенлыкларга да карамастан, соңгы 7 елда беренче мәртәбә 5,2 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алдык, шикәр чөгендере буенча Татарстан тарихында беренче мәртәбә рекордлы уңыш алынды – 3 миллион тоннадан артык, 1,5 миллион тоннага якын бәрәңге, 403 мең тонна яшелчә җыелды. Мондый күрсәткечләргә авыл хуҗалыгы культураларын игү технологияләрен камилләштерү, урып-җыюда катнашкан меңнәрчә хезмәткәрләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирешеп булды. Без ил буенча “сөтчелек төбәге” статусын саклап кала алдык – 1825 мең тонна сөт җитештерелде. Терлек ите һәм кош ите җитештерү күләмнәре 494 мең тоннага җитте, тавык йомыркасы – 1 миллиард 190 миллион данә.

Агросәнәгать комплексының алга таба үсешен без киң күләмле яңа проектларны гамәлгә ашыруда, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең куәтен арттыруда, авыл хуҗалыгы продукциясен сату мәсьәләләрен уңай хәл итүдә, тармак хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшыртуда күрәбез. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясен сатуда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары зур роль уйный. Республика җитәкчелеге тарафыннан Татарстанның эре шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә агросәнәгать паркларын төзү турында карар кабул ителде.

Кадерле дуслар! Сезнең фидакарь хезмәтегез өчен мин ихластан барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм. Сез һәр эшне үзегезнең күңел җылысын өстәп башкарасыз һәм шуның белән авыл хуҗалыгының нигезен ныгытасыз һәм агросәнәгать комплексының тотрыклы үсешен тәэмин итәсез.

Яңа 2018 ел сезгә шатлык-куанычлар, бәхетле, матур көннәр алып килсен, хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар белән сөендерсен! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим, йортыгызда муллык, бәрәкәт булсын!

 

 

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары –

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы

һәм азык-төлек министры                                                                                                 Марат Әхмәтов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International