Республиканың Чүпрәле районында 2017 елда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды

2017 елның 29 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Чүпрәле районында 2017 елда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Александр Шадриков уздырды. Чарада Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтҗанов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Терлекчелек тармагы күрсәткечләре турындагы нотык белән районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 2017 елда районда 158 тонна ит, 25 мең тонна тонна сөт җитештерелгән (2016 елга карата 104%). Бер сыердан уртача савым 5609 кг тәшкил итә. Кайбер хуҗалыкларда бу күрсәткеч күпкә югарырак, мәс.: «Чынлы» ҖЧҖендә – 9990 кг, «Ак Барс Чүпрәле” ҖЧҖенең «Городище» һәм «Яңа Әлмәле» филиалларында 8156 һәм 7899 кг сөт савылган.

Киңәшмә барышында шулай ук район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Әбәзов, «Чүпрәле РДВБ” ДБУнең ветеринария табибы Марсель Исхаков һәм «Племя» ҖЧҖ директоры Закирҗан Буркеев чыгыш ясадылар.

«2018 елда безнең алда сөт һәм ит җитештерү күләмнәрен арттыру, сыерларның продуктивлылыгын яхшырту, эре мөгезле терлекләрне үрчетү эшен яхшырту бурычлары тора. Терлекләрнең генетик мөмкинлекләреннән тулысынча файдалану өчен аларны дөрес һәм сыйфатлы азык белән тукландырырга кирәк», – дип билгеләп үтте район башлыгы Александр Шадриков.

Киңәшмә азагында бу елның декабрендә уңышлы эшләгән тармак хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Акчалата премияләр белән «Чынлы» ҖЧҖенең баш зоотехнигы Марат Рәимов, шул ук хуҗалыкның әйдәүче зоотехнигы Фәнис Сөләйманов, «Ак Барс Чүпрәле” ҖЧҖенең «Яңа Әлмәле» филиалы әйдәүче зоотехнигы Елена Андреева һәм башкалар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International