Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының “Чаллы-Яшелчә” ҖЧҖ базасында югары продуктивлы тана сыерлар үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактикалау чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов, «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре катнашты.
Семинар-киңәшмә барышында савым сыерларын һәм эре мөгезле яшь терлекләрне карау һәм тукландыру мәсьәләләре каралды. «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов «2017 елның 11 ае йомгаклары буенча сөт терлекчелегенең торышы турында”гы темага нотык белән чыкты. Солтан Латыйпов чарада катнашучыларны югары продуктивлы тана сыерлар үстерүнең технологик регламенты белән таныштырды.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов 2017 елның 11 аенда районның терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар турында сөйләде. «Шул чорда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 116,5 мең тонна ит, 24,1 мең тонна сөт җитештерелде. 1 декабрьгә калган азык - шартлыча бер баш хайванга 35,4 центнер азык берәмлеге тәшкил итә», – диде Хәйдәр Сабитов.
Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә анда катнашучылар «Чаллы-Яшелчә», ҖЧҖендә булдылар, алар анда яңа туган бозауларны, тана бозауларны, буаз таналарны һәм савым сыерларын карау шартлары белән таныштылар.