Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы хуҗалыкларында сөт җитештерү күләменең артуы күзәтелә

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

2017 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 37,5 тонна сөт савылган. Сөт җитештерү күләмнәрен арттыручылар арасында: «Миңнуллин Г.С.» КФХ – 8,8 тонна (узган елның шушы көненә карата 110%) һәм «Берлек» ҖЧҖ АХ– 8 тонна (110%).

«Күрсәткечләр артуга, әлбәттә, сыйфатлы азык әзерләү ярдәм итте. Моннан тыш, күп авыл хуҗалыгы предприятиеләре Зә шикәр заводы тәкъдименнән файдаландылар, аннан түбән бәяләрдән чөгендер түбе (жом) алынды, – диде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Кыямов. – Узган ел дәрәҗәсендә “Березовские зори” ҖЧҖ, “Николашкино” ҖЧҖ баралар. Арттарак калган хуҗалыклар да бар, болар: “Поповка”, “Игенче”, “Хаҗиев”, “Бәкер” җәмгыятьләре».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International