Татарстан Республикасы Чирмешән районының «Илхан» ҖЧҖендә тулаем савым күләме артты

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Чирмешән районының «Илхан» ҖЧҖендә тулаем савым күләме артты. Бүгенге көндә монда һәркөнне 4,2 тоннадан артык сөт савыла. Комплексның төп байлыгы – нәселле савым сыерлары. Ел дәвамында аларның баш саны 220гә җитте, шулардан 25 – буаз сыерлар.

«Сыерларны санаулы пропорцияләрдә ашатмыйбыз, ә азыкны ачыгуларына карап бирәбез, алар алдында азык өзелеп тормый, хәтта төнгегә дә салып калдырабыз, – дип сөйләде “Илхан” ҖЧҖенең вакытлыча идарәчесе Рафис Гарифуллин. – Сөт күләмен арттыруга шулай ук терлекләргә майлы үсемлекләр сыгынтысын бирү һәм рационга аксымлы витаминнар өстәү дә булышты».

Киләсе җәйгә «Илхан» ҖЧҖендә тәүлеклек савым күләмен 12 тоннага җиткерү турында уйлыйлар. 2018 елның язына кадәр комплекска тагын 170 бозау кайтарачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International