Татарстаннан сигез яшь белгеч «Алгарыш» программасы кысаларында Европа шәһәрләрендә булдылар

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Татарстаннан сигез яшь белгеч «Алгарыш» программасы кысаларында Европа шәһәрләрендә булдылар. Яшьләр Так Зальцбург (Австрия), Венеция һәм Верона (Италия), Мюнхен, Нюрнберг (Германия) архитектуралары белән таныштылар. Алар төрле күргәзмәләрдә, тарихи урыннарда булдылар.

Программаның мәгариф өлеше Германиядә яшьләр эше структурасы белән танышудан башланды – алар Бавария яшьләр берләшмәсендә булдылар. Шулай ук Бавария яшьләр берләшмәсенең рус телле яшьләренең JunOst (Юность) бүлекчәсе вәкилләре белән очраштылар.

Моннан тыш, бу сәфәр кысаларында яшьләр Германиянең аграр предприятиеләрендә булдылар, аерым алганда, Бавария БИО-Хермансдорф авылында, монда экологик чиста авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерәләр. Яшьләр сөт, ит, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш җитештерү белән шөгыльләнүче Германия фермерлары хуҗалыкларының, предприятиеләренең эш үзенчәлекләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International