Республиканың Арча районында эре мөгезле терлекләрне кышкы абзарларда тоту мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Ашыт” ҖЧҖ базасында эре мөгезле терлекләрне кышкы абзарларда тоту, сөт җитештерү һәм бозаулар үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинар-киңәшмә барышында катнашучылар Ашыт авылындагы терлекчелек фермаларын карап чыктылар һәм савым сыерларын һәм сөт ташлаткан буаз сыерларны карау һәм ашату шартлары белән таныштылар, яшь эре мөгезле терлекләрне үстерүгә, ветеринария-санитария чараларын уздыруга, терлекләрдәге авыруларны профилактикалауга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

«Ашыт» ҖЧҖендә эре мөгезле терлекләрне карау һәм ашату технологиясе катгый үтәлә. Рационда кирәкле барлык югары сыйфатлы азык бар. Хуҗалыкта һәр җомгада «санитар көне» үткәрелә, аның йомгаклары буенча иң яхшы хезмәткәрләрне бүләклиләр.

“Ашыт” ҖЧҖендә терлекчелектә уңай нәтиҗәләр күренә. Сөт – теләсә кайсы хуҗалык өчен даими керем чыганагы ул”, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.

Савым сыерларының продуктивлылыгын арттыру, күбесенчә, аларны дөрес тукландыруга һәм карауга, шулай ук хезмәтне дөрес оештыруга бәйле булуы билгеләп үтелде. Бозауларның сакланышын тәэмин итү максатларында терлекчелек фермаларының бозаулату бүлекчәләрендә сыерлар бозаулау чорында тәүлек буе кизү торуны оештырырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International