Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсендә җир кишәрлекләренә, су белән тәэмин итү объектларына һәм ККК (ТБО) мәйданчыкларына хокук билгели торган документларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 22 декабре, җомга

Бүген Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсендә бакчачылык шикәтләрендә җир кишәрлекләренә, су белән тәэмин итү объектларына һәм ККК (ТБО) мәйданчыкларына хокук билгели торган документларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне идарә җитәкчесе Альберт Хәйретдинов үткәрде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин, республиканыңбашка министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, бакчачылык ширкәтләре рәисләре катнашты.

Киңәшмә барышында җир кишәрлекләренә, су белән тәэмин итү объектларына һәм ККК (ТБО) мәйданчыкларына хокук билгели торган документларны рәсмиләштерүдәге проблемаларны хәл итү юллары буенча фикер алыштылар. Бу эштә төп тоткарлык җир кишәрлекләрен ызанлаганда һәм аларны кадастр исәбенә куйганда җибәрелә торган хаталар булуда икәне билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International