Татарстанда ат спорты үсеше программасы барлыкка киләчәк

2011 елның 26 октябре, чәршәмбе

2011 нче елның 25 нче октябрендә «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында нәселле ат үрчетүчелек һәм ат спорты үсешенә багышланган матбугат конференциясе узды.

Журналистлар белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм ТР атчылык һәм ат спорты Федерациясенең башкарма директоры Карам Хәмзин очрашты.

Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, «2012-2015 елларга Татарстанда олимпик ат спорты төрләрен үстерү» буенча республика программасы әзерләнгән. Программа атчылыкның бөтен тармакларын үз эченә ала. Аны эшләүдә ат үрчетүчелекнең Бөтенроссия институты актив катнашкан. Финанслауның гомуми күләме 10 елга 2,5 млрд. сумны тәшкил итә.

«Хәзерге көндә республикада атлар саны 33 мең тирәсе. Безнең максат бу санны саклау гына түгел, ә 2020 елга баш санын 50 меңгә кадәр җиткерү», - дип белдерде министр урынбасары.

Искә төшерәбез, 2011 нче елның 29 нчы августында Татарстанда атчылык һәм ат спорты үсеше перспективасына багышланган киңәшмә узган иде. Шунда ТР Президенты Рөстәм Минниханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International