2011 нче елның 26-28 октябрендә “Казан Ярминкәсе”ндә Идел буе авыл хуҗалыгы сәнәгате форумы үтә. Ул XV халыкара “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Фермер Поволжья.” һәм XII махсуслашкан “Волгапродэкспо” күргәзмәләрен берләштерә.
Чараның тантаналы ачылышында АККОР киңәшмәсе рәисе Вячаслав Телегин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсагир Нуртдинов, шулай ук шәхси крестьян хуҗалыклары ассоцияциясе рәисе Камияр Байтимеров катнашты.
Минсагир Нуртдинов үз чыгышында: «Әлеге күргәзмә авыл хуҗалыгы сәнәгате үсешендә яңа юнәлешләрне күрсәтә», - дип белдерде.
Министр урынбасары авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запас частьләр, үсемлекләрне химик саклау чаралары, ашламалар, орлыклар, ветеринария препаратлары, биологик кушылмалар, шулай ук республиканың фермер хуҗалыклары җитештергән продукция белән танышты. «Биредә авыл хуҗалыгы өчен кирәкле бар әйберне дә табырга була», - диде ул.
Әлеге форум 28 нче октябрьгә кадәр дәвам итә. Быел анда Россиянең 40 төбәгеннән 150гә якын компания катнаша. Шулар белән беррәттән Турция, Польша, Германия оешмалары да бар.
Шулай ук форум кысаларында ярминкә дә узачак. Биредә Идел буе регионында урнашкан шәхси крестьян хуҗалыкларының продукциясе тәкъдим ителәчәк.