Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының «Идел» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен карау һәм үсемлекләрне яклау чараларын куллану мәсьәләләре буенча семинар үтте. Чарада «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы район бүлекчәсе белгечләре, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары белгечләре катнашты.
Семинарда катнашучылар авыл хуҗалыгы культураларын чәчү, чәчүлекләрне карау, үсемлекләрне авырулардан, корткычлардан һәм чүпләнүдән яклау кагыйдәләре турында мәгълүмат алдылар. «Агрорус һәм КО» ҖЧҖ һәм «Агро-альянс РИА» ҖЧҖ вәкилләре катнашучыларга бөртекле культуралар орлыкларын агулау технологиясе турында сөйләделәр, шулай ук җитештерелә торган препаратларны күрсәттеләр.