Татарстанның район кулланучылар җәмгыятьләренең 2017 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясалды. Зшушы чорда әзерләү әйләнеше 6,6 млрд. сум (узган елга карата 119%) тәшкил итте. Һәр йорттан уртача 21 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чималы сатып алынган. Иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләрдән: Алексеевск, Баулы, Биектау, Зәй һәм Ютазы районнары кулланучылар җәмгыятьләренең хезмәткәрләрен әйтеп китәргә кирәк. Ит һәм иттән әйберләр әзерләү күләмнәре буенча Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Буа, Биектау, Зәй, Балык Бистәсе, Сарман һәм Ютазы муниципаль районнары кооператорлары уңганрак булып чыктылар.
Кулланучылар кооперациясенең ваклап сату челтәре буенча республика халкына 8,8 млрд. сумлык (98%) товар сатылды. Иң күп товар әйләнешен Тәтеш районы кулланучылар җәмгыяте тәэмин итте – 203 млн. сум. Мондый күрсәткечләргә бары тик сәүдә эшчәнлеген оптимизацияләү һәм автоматлаштыру нәтиҗәсендә генә ирешеп булды, дип сөйләде районның кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Илдар Сөләйманов.