Татарстан Республикасы Әзерҗе муниципаль районыннан Красильниковлар гаиләсе быел сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү программасы буенча субсидия алды

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Биектау авылыннан Галина һәм Владимир Красильниковлар гаиләсе быел сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү программасы буенча субсидия алды. «Бу программа турында без авылдашыбыз Владимир Мухачевтан ишетеп белдек, без аңа сөт тапшырабыз, үзебез дә, озак уйлап тормыйча, кирәкле документлар җыярга керештек. 5 баш сыерга мини-ферма төзергә ниятләдек. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә бу эштә нык ярдәм иттеләр», – дип сөйлдәде Владимир.

Бүген хуҗалыкта 5 баш савым сыерыбыз бар, тагын бозаулар һәм кош-корт та бар. «Сөт ташырудан гаилә бюджетына шактый табыш керә, – ди Галина. – Киләчәктә сыерлар санын арттырырга уйлыйбыз. Республикада шәхси хуҗалыклдарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән шундый программаларның булуы сөендерә».

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда сөтчелек юнәлешедәге мини-фермалар төзүгә ярдәм итү программасы 2015 елның уртасыннан эшли башлады. Мини-фаермалар төзү өчен субсидияләрнең иң чик күләме түбәндәгечә: 8 сыердан да ким булмаса – 200 мең сум, 5 сыердан ким булмаганда – 120 мең сум. Субсидия бер мәртәбә – бер объектка һәм бер хуҗалыкка бирелә һәм ул төзелешнең җыелма смета исәп-хисабында каралган смета хакыннан 70 проценттан артыграк була алмый.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең бу төре турында http://agro.tatarstan.ru/rus/mini-fermi.htm сайтында укып белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International