Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча уку курслары узды. Курсларда барысы 46 кеше укыды.
Кукрсларга килүчеләр алдында “ТИПКА” өстәм һөнәри белем бирү ФДБМУнең хезмәтне саклау буенча укыту-методик үзәге белгечләре, һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре чыгыш ясадылар. Имтихан бирүне узганнан соң катнашучыларга хезмәтне саклау таләпләрен белүгә тикшерү узганга таныклыклар бирелде.
«Хезмәтне саклау буенча укулар өч елга бер мәртәбә уздырылырга тиеш. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе буенча без мондый укуларны һәр ике ел саен уздырабыз. Без хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм белгечләренә законнарга кергән үзгәрешләр турында вакытында җиткерергә тырышабыз», – дип билгеләп үтте “ТИПКА” өстәм һөнәри белем бирү ФДБМУнең хезмәтне саклау буенча укыту-методик үзәге җитәкчесе Фәрит Әхмәтов.