Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районыннан Владимир Исаев үз хуҗалыгында 25 баш эре мөгезле терлек асрый

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Тәрбит авылыннан Владимир Исаев үз хуҗалыгында 25 баш эре мөгезле терлек асрый. «Хуҗалыкта 25 баш эре мөгезле терлек бар, шуннан 11 – савым сыеры, ике буаз тана, калганнары – кысыр таналар һәм үгезләр. Киләчәктә терлек абзарын зурайтып, савым сыерлары санын 25 башка җиткерергә уйлыйбыз», – дип сөйләде Владимир Исаев.

Владимир Исаев 25 гектар җирдә бөртекле культуралар, берьеллык һәм күпьеллык үсемлекләр үстерә. «Мин авылдашларга печән кайтарырга, бакчаларын сөрергә булышам. Миңа кирәк булганда, алар булыша. Мәсәлән, быел бер эшкуарга сенаж салуда булыштым», –диде Владимир Исаев.

«Хуҗалыктагы барлык эшләрне хатыным Гөлнара белән бергәләп башкарабыз. Сөт җитештерүне мин табышлы эш дип саныйм. Моннан тыш, без ит тә сатабыз әле», – дип өстәде авыл эшкуары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International