Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Левашево авылында блок-модуль кибете ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов, район башлыгы Владимир Козонков катнашты.
Әлеге объект «Авыл кибете» республика максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде.
Район башлыгы Владимир Козонков мондый кибетнең авыл кешеләренә бик кирәк булуы турында әйтте. «Мондый кибет ачылуга без бик шат. Бу объект, халыкны сөендереп, озак еллар хезмәт итсен», – диде ул.
Авыл кешеләрен шулай ук Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов та котлады.
Кибет ачылгач, беренче сатып алучы Владимир Козонков булды – ул кулланучылар җәмгыяте пекарнясында пешерелгән ипи сатып алды.