Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында су белән тәэмин итүгә һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгына хокук билгеләү документларын рәсмиләштерү мәсьәләләрен карадылар

2017 елның 15 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бакчачылык җәмгыятьләрендә су белән тәэмин итүгә һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгына хокук билгеләү документларын рәсмиләштерү мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде. Фикер алышуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, быел республика бюджетыннан коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләрендә инженерлык инфраструктурасын төзекләндерүгә 550 млн. сум акча каралган иде. Бүгенге көнгә бакчаларга керү юлларын, су белән тәэмин итү объектларын, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен мәйданчыклар төзү, ремонтлау эшләре төгәлләнде. Хуҗалыкның электр челтәрен ремонтлау эшләрен бу елның 20 декабренә төгәлләү планлаштырыла.

Киңәшмәдә катнашучылар бакчачылык җәмгыятьләрендә су белән тәэмин итүгә һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгына хокук билгеләү документларын рәсмиләштерү мәсьәләләрен карадылар. Бу эштә төп киртә – объектларга проектларның булмавы, җир кишәрлекләрен ызанлаганда һәм аларны кадастр исәбенә куйганда җибәрелгән хаталар булуы турында билгеләнеп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International