Казанда Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бюджет төзергә өйрәнү һәм бухгалтерлык хисаплылыгын булдыру буенча республика форумы ачылды

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Бүген Казанда Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бюджет төзергә өйрәнү һәм бухгалтерлык хисаплылыгын булдыру буенча республика форумы ачылды. Чара «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДББУ базасында уза, аның эшендә 190нан артык кеше катнаша, болар – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең финанс-икътисад бүлекләре башлыклары һәм консультантлары, авыл хуҗалыгы оешмаларының баш бухгалтерлары һәм икътисадчылары.

Форум кысаларында нотыклар белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстанстат, «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДББУ һәм «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы белгечләре чыгыш ясаячаклар. Форумда авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелегн арттыру, бухгалтерлык исәбен җайга салу нормативлары, җитештерү-финанс планнарын эшләү һәм төзү мәсьәләләре хакында фикер алышулар планлаштырыла.

Форум чаралары 15 декабрьгә кадәр барачак. Моннан тыш, идарә һәм бухгалтерлык исәбен алып бару буенча мастер-класслар уздырылачак. Форумда катнашучылар авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитештерү-финанс эшчәнлеген дөрес планлаштырырга һәм исәп алып бару сәясәтен булдырырга өйрәнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International